Түбән Суыксу авылында үзенчәлекле күргәзмә оештырдылар
Түбән Суыксу авылының мәдәният йорты директоры Надежда Логинова, сәнгать җитәкчесе Инзилә Садыйкова һәм китапханә мөдире Ләйлә Ихсанова шушы көннәрдә авылда үзенчәлекле күргәзмә оештырдылар. Мәдәният йорты каршына төрле-төрле елларда эшләнгән, матур итеп бизәлгән һәм заманча чаналарны тезеп куйдылар.
- Иң кыйммәтле экспонатыбыз - ул үткән гасырның 60-70нче елларында ук эшләнгән чана, тал чыбыкларыннан үреп ясалган. Моннан тыш күргәзмәдә агачтан, алюминийдан, пластмассадан ясалган чаналар да урын алып торды. Күргәзмәне иң баштан балалар өчен генә дип корган идек, аларга кызыклы булыр дип килештек. Ә чынлыкта исә чаналар төрлелеге бөтен авылдашларыбызның да күңелләренә хуш килде. Алар чаналарны фотога төшерде, тарихлары белән кызыксынды, бер-берсе белән фикер алышты. Ә соңыннан теләге булган һәркем чаналарда рәхәтләнеп шуды, - дип язды редакциябезнең электрон почтасына Надежда Логинова.
P. S. Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Бу һәм башка материалларны сез «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми сайтыннан (http://www.tukai-rt.ru/), «Вконтакте» социаль челтәрендәге төркеменнән (http://vk.com/club54482574) һәм рәсми «бите»ннән (https://vk.com/id244993453) укый аласыз. Шунда ук чаралардан фоторепортажлар да урнаштырылган. Безнең белән калыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев