Таулар авылында «Ягез әле, кызлар» бәйгесе уздырылды
Мавыктыргыч конкурста катнашучы кызларыбыз Рузилә Диммөхәмитова, Илүзә Әксәнова, Энҗе Гайфетдинова, Энҗе Бәширова үзләренең белемле, уңган, сөйкемле, күркәм, гүзәл икәнлекләрен тагын бер кат исбатлап күрсәттеләр. Ә авылның булдыклы хатын-кызлары - Әкълимә Бәширова, Илүзә Гыйльметдинова, Рәмзия Диммөхәмитова, Зөлфирә Солтанованың гаҗәеп кызыклы чыгышларын рәхәтләнеп көлеп, яратып карадык. Аларның һәрберсе гаиләдә өчәр-дүртәр бала үстерүче...
Мавыктыргыч конкурста катнашучы кызларыбыз Рузилә Диммөхәмитова, Илүзә Әксәнова, Энҗе Гайфетдинова, Энҗе Бәширова үзләренең белемле, уңган, сөйкемле, күркәм, гүзәл икәнлекләрен тагын бер кат исбатлап күрсәттеләр. Ә авылның булдыклы хатын-кызлары - Әкълимә Бәширова, Илүзә Гыйльметдинова, Рәмзия Диммөхәмитова, Зөлфирә Солтанованың гаҗәеп кызыклы чыгышларын рәхәтләнеп көлеп, яратып карадык. Аларның һәрберсе гаиләдә өчәр-дүртәр бала үстерүче үрнәк, кайгыртучан әни, тугры тормыш иптәше, уңган хуҗабикәләребез. Әмма, иң кызыклысы, алар һәр бәйрәмдә өр-яңа шаян программа әзерләп, халыкны ял иттерүче артистларыбыз да! Бәйрәм кызыклы ярышлар, уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барды. «Ягез әле, кызлар!» бәйгесе күңел ачу гына түгел, ә шушы тамаша аша татар халкының йөзек кашы, намуслы киләчәге булган кызларыбызның милли йөзен саклап калу, халкыбызның асыл сыйфатларын күрсәтү максаты белән үткәрелде, дип яза Боерган авылы китапханәчесе, ветераннар оешмасы рәисе Флүзә Сәлимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев