Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татьяна Воропаевага юлларның торышына кагылышлы сораулар бирделәр

Тукайлыларны «Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведевның Татарстандагы региональ иҗтимагый кабул итү пункты җитәкчесе Татьяна Воропаева кабул итте.

Алдан язылучылар арасында Кнәз авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова, Бәтке авыл җирлеге башлыгы Максим Ионычев, Октябрь Бүләк авылында яшәүче Роза Мингалиева һәм Иске Җирекле авылыннан Гөлназ Зарипова бар иде. Кабул итүгә килүчеләр нигездә юлларның торышына кагылышлы сораулар бирделәр. Октябрь Бүләк авылыннан Роза Мингалиева авылга керүче юлның начар булуыннан зарланды.

- Бу зур кыенлыклар тудыра. Бүгенге көндә авылда мәктәп яшендәге 1 бала бар, ул күрше авылга йөреп укый. Мәктәп автобусы авылга керә алмый. Авылдан олы юлга кадәр ата-ана баласын үз машинасында илтергә мәҗбүр, - диде Роза Мингалиева.

Әлеге мөрәҗәгать буенча Татьяна Воропаева «Татавтодор» җәмгыятенең Яр Чаллы филиалы җитәкчесе Андрей Барсуков белән урында элемтәгә керде. Андрей Юрьевич сорауны үз контроленә алды.

- «Татарстан» совхозы поселогында 2800 кеше яши. Сарман трассасыннан М7 трассасына чыгучы юл нәкъ менә шушы поселок аша үтә. Бу транспорт нык күп йөри торган участок. Шуннан ук поселок халкы, балалар йөри. Аларның куркынычсызлыгы өчен борчылабыз. «Татарстан» совхозы поселогын урап узучы юл булмасмы икән, - дип үз гозерен җиткерде Кнәз авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова. «Бу сорау «Бердәм Россия»нең мобиль кабул итү вакытында да бирелгән иде. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка җиткерелде», - диде Т. Воропаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев