Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Татмедиа” ААҖенә яңа җитәкче билгеләнде

"ТАТМЕДИА" ААҖенә яңа генераль директор итеп Рөстәм Бикмөхәммәтов билгеләнде. Моңа кадәр ул ААҖ генераль директорының коммерция буенча урынбасары иде. Тәкъдим итү чарасында ТР Президент аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы генераль директоры Ирек Миннәхмәтов катнаштылар. Юрий Камалтынов яңа җитәкченең массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендә "үз кеше" булуын әйтте,...

"ТАТМЕДИА" ААҖенә яңа генераль директор итеп Рөстәм Бикмөхәммәтов билгеләнде. Моңа кадәр ул ААҖ генераль директорының коммерция буенча урынбасары иде. Тәкъдим итү чарасында ТР Президент аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы генераль директоры Ирек Миннәхмәтов катнаштылар.

Юрий Камалтынов яңа җитәкченең массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендә "үз кеше" булуын әйтте, аңа зур өметләр баглануын белдерде.

Рөстәм Ринатович, үз чиратында, игътибарын яхшы эш шартлары тудыруга һәм республика массакүләм мәгълүмат чараларына бирелгән акчаларны нәтиҗәле файдалануга юнәлтәчәгенә ышандырды.

Рөстәм Бикмөхәммәтов 2004 елда Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлап, икътисад магистры дәрәҗәсен алган, "Восточный экспресс" газетасының генераль директоры булып эшләгән, аннан соң "ТРК ТВТ" ААҖндә икътисад бүлеге җитәкчесе һәм шәхси эшмәкәр булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев