Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанның күп балалы гаиләләре 54 меңнән артык җир кишәрлеге алды

Күп балалы гражданнарга участоклар бирү эше республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә һәм шәһәрләрендә дәвам итә.

Татарстан Республикасында өч һәм аннан күбрәк балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү буенча актив эш дәвам итә. 2025 елның 21 ноябренә 72 249 күп балалы гариза бирүчене участоклар алу исемлегенә кертү турында Карар кабул ителгән, шуларның 18 158е Казан буенча, ә 9 505е Яр Чаллы буенча бирелгән.

Бүгенге көндә Татарстанда 61 192 җир кишәрлеге кадастр исәбенә куелган, шул исәптән 11 520 — Казанда һәм 4 771 — Яр Чаллыда. Өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләргә республиканың муниципаль районнарында, шулай ук Казанда һәм Чаллыда өлешле милеккә барлыгы 54 451 җир кишәрлеге бирелгән.

«Күп балалы гаиләләргә ярдәм итү һәм аларга үз җирләрен алу мөмкинлеге бирү безнең эшнең өстенлекле юнәлеше булып кала. Без ихтыяҗның югары булуын күрәбез, ә программа бөтен Татарстан буенча меңләгән гаиләләрнең тормыш сыйфатын үзгәртә», — дип шәрехләде Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев. 

Күп балалы гражданнарга участоклар бирү эше республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә һәм шәһәрләрендә дәвам итә. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы әлеге процедураның үтә күренмәлелеген һәм ачыклыгын тәэмин итә, шулай ук гариза бирүчеләргә рәсмиләштерүнең барлык этапларында консультатив ярдәм күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев