Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанның дүрт компаниясе Россиядәге иң эре сөт җитештерүчеләр исемлегенә керде

Россиядәге иң зур сөт җитештерүчеләр арасында Татарстаннан да компанияләр бар. Алар арасында «Красный Восток», «Продовольственная программа», «Камский бекон» һәм «Ак Барс» урын алган.

Республикадан иң югары нәтиҗәне «Красный Восток» агрохолдингы күрсәтте. Компания Россия буенча 30 иң эре сөт җитештерүче арасында 15нче урынны алды. 2025 ел дәвамында агрохолдинг фермаларында 109,2 мең тонна сөт җитештерелгән.

Татарстанның тагын өч предприятиесе дә рейтингта югары позицияләрдә урнашкан. АПК «Продовольственная программа» 102,6 мең тонна күрсәткеч белән 19нчы урынга чыккан. «Камский бекон» 83,7 мең тонна сөт җитештереп, 25нче баскычны биләгән. «Ак Барс» холдинг компаниясе исә 74,6 мең тонна нәтиҗә белән 29нчы урынга кергән.

Быел республика компанияләренең күбесе узган елгы нәтиҗәләрен яхшырта алган. Аеруча зур алгарышны АПК «Продовольственная программа» күрсәткән — предприятие рейтингта дүрт позициягә күтәрелгән һәм сөт җитештерү күләмен 21,2 процентка арттырган.

«Камский бекон» да үз урынын яхшыртып, 27нче баскычтан 25нчегә күчкән. Компаниядә җитештерү күләме 13,8 процентка үскән. «Ак Барс» өчен бу ел аеруча уңышлы булган: холдинг беренче тапкыр иң яхшы 30 җитештерүче арасына кергән һәм 33нче урыннан 29нчы урынга күтәрелгән. «Красный Восток» исә рейтингтагы позициясен саклап калган һәм җитештерү күрсәткечләрен 4,7 процентка арттырган.

Шулай ук Татарстанның ике компаниясе — «Красный Восток» һәм АПК «Продовольственная программа» — еллык җитештерү күләме 100 мең тоннадан арткан эре сөт җитештерүчеләр исемлегенә кергән.

Рейтингны әзерләүчеләр билгеләп үткәнчә, нәтиҗәләр сөт тармагында эре компанияләрнең роле үсә баруын күрсәтә. Топ-30 составындагы предприятиеләр бер ел эчендә җитештерүне 10 процентка арттырган һәм беренче тапкыр 5 миллион тонна чиген узган.

Әлеге компанияләр авыл хуҗалыгы оешмалары җитештергән сөтнең дүрттән бер өлешен, ә Россиядәге барлык сөт күләменең якынча биштән бер өлешен тәэмин итә.

Белгечләр тагын бер тенденциягә игътибар итә — тармакта эре җитештерүчеләр саны арта. Хәзерге вакытта рейтингтагы 20гә якын компания елына 100 мең тоннадан артык сөт җитештерә. Ике ел элек мондый предприятиеләр саны 15 кенә булган.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Чыганак/ Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев