Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанга Дагыстаннан беренче 20 тонна сарык ите керде

Озакламый Дагыстаннан дөгенең беренче партиясе керәчәк. Татарстанга Дагыстан компаниясеннән беренче 20 тонна сарык ите керде. Бу хакта ТАСС Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка сылтама белән хәбәр итә. Шушы көннәрдә Дагыстаннан дөгенең беренче партиясе керәчәк. Татарстан кулланучыларында Дагыстан азык-төлегенә ихтыяҗ булса, төбәкләр товар кертүне арттыру турында уйланачак. Алдан...

Озакламый Дагыстаннан дөгенең беренче партиясе керәчәк.

Татарстанга Дагыстан компаниясеннән беренче 20 тонна сарык ите керде. Бу хакта ТАСС Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка сылтама белән хәбәр итә.

Шушы көннәрдә Дагыстаннан дөгенең беренче партиясе керәчәк. Татарстан кулланучыларында Дагыстан азык-төлегенә ихтыяҗ булса, төбәкләр товар кертүне арттыру турында уйланачак.

Алдан Дагыстан компаниясенең Татарстанга дөге кертергә теләге барлыгы хәбәр ителгән иде. Дагыстан республикага дөгене коры сөткә алмаш итеп куячак, дип фаразлана. Төньяк Кавказ республикасына минимум 3 мең тонна коры сөт кирәк. Бу хакта Дагыстан авыл хуҗалыгы министры Кәримхан Абасов әйткән булган.

Аның сүзләренчә, төбәкләр арасында товар кертү күләме буенча билгеле бер килешү бар. Мәсәлән, дөгене алар елына 5тән 8 мең тоннага, сарык итен 2 мең тоннага кадәр кертә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев