Татарстанда җылы, ләкин яңгырлы һава торышы саклана
Бүген республика халкын кабат алмашынучан болытлы һава торышы көтә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белгечләре хәбәр итә.

Төнлә һәм көндез урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Кайбер районнарда яшенле яңгыр булуы ихтимал, урыны белән боз яварга мөмкин.
Җил төньяк-көнчыгыштан, соңрак көньяк-көнбатыштан исәчәк, тизлеге секундына 4–9 м/с җитәчәк. Көндез урыны белән җилнең тизлеге секундына 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин, яшен вакытында 15–17 м/с кадәр көчәюе ихтимал.
Төнлә температура +12..+17 градус тәшкил итәчәк. Көндез исә һава +23..+28 градуска кадәр җылыначак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев