Татарстанда хатын-кызны лагерьда массакүләм агулау өчен хөкем итәчәкләр
уд каршына комплексның элеккеге администраторы басачак.
Татарстанда Казанның «Дуслык» сәламәтләндерү-мәгариф комплексында массакүләм агулану турындагы эшне тикшерү тәмамланды. Суд каршына комплексның элеккеге администраторы басачак, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.
Тикшерү версиясе буенча, 2025 елның гыйнварында ул санитария кагыйдәләрен бозуга юл куйган, аерым алганда йогышлы авыру билгеләре булган хезмәткәрне эштән читләштермәгән, шулай ук ашау блогында медицина документлары булмаган ир-атны эшкә керткән. Бу массакүләм агулануга китергән – эчәк һәм норовирус инфекциясе белән ул вакытта 38 кеше, шул исәптән балалар авырый башлаган.
Җинаять эше судка җибәрелгән.
Чыганак: Татар-информ
ФОТО:Вечерняя Казань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев