Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда Владимир Путин өчен иң күп тавышны Нурлат районында биргәннәр

19 март иртәсенә булган мәгълүматлар буенча, Владимир Путин республикада 82,90 процент тавыш җыйган. Республика Үзәк сайлау комиссиясе бюллетеньнәрне эшкәрткән "Выборы" дәүләт автоматлаштырылган системасы күрсәткечләренә караганда, Татарстанда 19 март иртәсенә, сәгать 3кә, сайлаучылар иң күп тавышны Россиянең бүгенге Президенты Владимир Путинга биргән. Аңа 1 616 660 кеше үз тавышын тапшырган, бу...

19 март иртәсенә булган мәгълүматлар буенча, Владимир Путин республикада 82,90 процент тавыш җыйган.

Республика Үзәк сайлау комиссиясе бюллетеньнәрне эшкәрткән "Выборы" дәүләт автоматлаштырылган системасы күрсәткечләренә караганда, Татарстанда 19 март иртәсенә, сәгать 3кә, сайлаучылар иң күп тавышны Россиянең бүгенге Президенты Владимир Путинга биргән. Аңа 1 616 660 кеше үз тавышын тапшырган, бу - 82,90 процент дигән сүз.

Мәгълүм булганча, Россия Президенты вазифасына сигез кандидат дәгъва иткән иде.

Татарстанда шулай ук 19 март иртәсенә булган мәгълүматлар буенча, Владимир Жириновский - 2,91 процент (56 716 сайлаучы тавыш биргән), Павел Грудинин - 8,62 процент (168 076), Сергей Бабурин - 0,57 процент (11 090), Максим Сурайкин - 1,76 процент (34 309), Ксения Собчак - 1,21 процент (23 557), Григорий Явлинский - 0,77 процент (15 091), Борис Титов - 0,56 процент (10 925) тавыш җыйган.

Татарстанда барлыгы 2 860 693 сайлаучы исәпләнә. Владимир Путин өчен иң күп тавышны Нурлат районында биргәннәр - 98,14 процент. Кайбыч районында - 97,08, Аксубай районындагы күрсәткеч - 95,73 процент.

Иң аз дигәндә: Түбән Кама шәһәрендә - 70,88 процент, Казанның Авиатөзелеш районында - 72,58, Азнакай шәһәрендә - 72,63.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев