Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда Шамил Усмановның 125 еллыгын бәйрәм итәргә җыеналар

Агымдагы елның декабрендә Татарстанда татар язучысы, драматург һәм сәясәт эшлеклесе Шамил Усмановның 125 еллыгын билгеләп үтәләр.

Бәйрәмгә әзерлек буенча оештыру комитетын республика вице-премьеры Ләйлә Фазлыева җитәкләячәк. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карарда белдерелә.

Фазлыеваның урынбасарлары итеп Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, республика Язучылар берлеге рәисенең иҗат мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Илсөяр Иксанова билгеләнде. Оештыру комитеты составына барлыгы 15 кеше керде, алар арасында Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе» АҖ генераль директоры Илшат Әминов, ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова һәм башкалар бар.

60 көн дәвамында оештыру комитеты бәйрәм итү чаралары планын эшләргә һәм расларга тиеш, бу эшне контрольдә тоту Фазлыевага йөкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев