Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда ришвәтнең уртача күләме быел 702 мең сум тәшкил иткән

2024 елда – 377 мең сум.

Татарстанда ришвәтнең уртача күләме 702 мең сум тәшкил иткән. Бу хакта бүген «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе башлыгы урынбасары Николай Герасимов сөйләде.

«Быел ришвәтнең уртача күләме 702 мең сум тәшкил итте. Зураюга басым ясала. 2023 елда ришвәтнең уртача күләме 219 мең сум тәшкил иткән, 2024 елда – 377 мең сум. Бу өлешчә гомуми икътисади вәзгыять, инфляция белән бәйле. Әмма үсешнең төп сәбәбе – ачыклана торган җинаятьләр структурасының үзгәрүендә», - дип билгеләде Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре.

Ул аңлатканча, ришвәтнең уртача күләме түбәндәгечә исәпләнә: ачыкланган ришвәтләрнең гомуми суммасын эпизодлар санына бүләләр. Аның сүзләренчә, уртача күрсәткечнең үсүе эре коррупцион килешүләрне ачыклау буенча уңышлы эш алып бару турында сөйли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев