Татарстанда пассажирлар навигациясе 24 апрельдә ачылачак
Беренче рейс Казан елга портыннан Югары Осланга юл тотачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Флот РТ» компаниясе генераль директоры Роман Лизалин хәбәр итте.
«Бу навигация бездә 22 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Тиз йөрешле судноларның беренче рейсы 30 апрельдә Болгар һәм Тәтешкә булачак», – дип сөйләде ул.
Лизалин билгеләп үткәнчә, быелгы навигациядә тиз суднолар һәм судноның су сыйдырышлыгы зур булган флотының соңгы рейсы 22 ноябрьгә планлаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев