Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар, яшен һәм +30°С кадәр җылылык көтелә
Яңалыклар

Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар, яшен һәм +30°С кадәр җылылык көтелә

Дүшәмбе, 3 августта, республикада алмашынучан болытлы һава торышы, төнлә урыны белән бераз яңгыр, көндез кыска вакытлы яңгыр һәм яшен көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә җил исә, көндез аның тизлеге урыны белән 15-18 метрга кадәр җитә. Төнлә температура +12..+17 градус тәшкил итсә, көндез һава +25..+30 градуска кадәр җылыначак.

Чыганак: ТИ


Нет комментариев