Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда Күп функцияле гаилә үзәкләре эшли башлады

2025 елның декабрендә Татарстанда ике Күп функцияле гаилә үзәге эшли башлады — алар Әлмәт шәһәрендә һәм Казанның Авиатөзелеш районында урнашкан. Кыска вакыт эчендә әлеге үзәкләргә республика буенча 85 гаилә мөрәҗәгать иткән.

 

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, Күп функцияле гаилә үзәкләрендә ата-аналарга һәм балаларга «бер тәрәзә» принцибы буенча социаль ярдәм чаралары һәм хезмәтләр турында мәгълүмат бирелә, шулай ук катлаулы тормыш хәлләрен хәл итүдә индивидуаль ярдәм күрсәтелә.

«Мөрәҗәгать итүчеләр арасында ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән һәм опеканы яңадан торгызырга теләгән гаиләләр дә бар, шулай ук ата-аналарның алкоголь куллануы сәбәпле социаль куркыныч хәлдә калган гаиләләр дә очрый. Моннан тыш, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре дә социаль хезмәтләрне тиз арада алу яки консультацияләр сорап мөрәҗәгать итә. Балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләр бозылган очракларда исә эшкә шунда ук психологлар һәм социаль педагоглар кушыла — алар диагностика үткәрә, проблемаларны ачыклый һәм конфликтларны хәл итү юлларын тәкъдим итә», — дип аңлатты ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева.

Аның сүзләренчә, һәр гаилә өчен аерым индивидуаль программа төзелә. Үзәккә мөрәҗәгать итүләр саны да шуңа бәйле: кайберәүләргә бер тапкыр килү дә җитә, ә кайбер гаиләләр белән озак вакытлы, даими эш алып барыла.

Исегезгә төшерәбез, Күп функцияле гаилә үзәкләре «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында эшли.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев