Татарстанда кече һәм урта эшмәкәрлектә эшләүчеләр саны өч ел эчендә 8,4% ка арткан
Бу РИА Новости төзегән рейтингтан күренә.
Татарстан Республикасында шәхси эшмәкәрләрне дә кертеп, кече һәм урта бизнеста эшләүчеләр саны өч ел эчендә 8,4% ка артты. Бу РИА Новости төзегән рейтингтан күренә.
Шул ук вакытта Татарстан Кече һәм урта эшмәкәрлектә эшләүчеләр саны буенча Россия төбәкләре арасында 22 нче урында.
Республикада шәхси эшмәкәрләрне исәпкә алып, икътисадый актив гражданнарның гомуми саныннан МСПДА эшләүчеләр өлеше 2024 елда 40,8% тәшкил итте. Бу 837,8 мең кеше.
Рейтингта ТР күршеләре булып МСПДА эшләүче 40,9% белән Смоленск өлкәсе (21 нче урын) һәм 40,7% белән Рязань өлкәсе (23 нче урын).
Узган елгы мәгълүматларга караганда, халыкның кече һәм урта эшмәкәрлеккә иң күп җәлеп ителүен Калмыкия Республикасы (икътисадый актив гражданнар санының 63,1% ы), Санкт-Петербург (56,9%) һәм Новосибирск өлкәсе (53,0%) күрсәткән.
Топ-5 кә шулай ук МСПда эшләүчеләрнең 51,0% ы белән Мәскәү һәм 48,5% ы белән Удмурт Республикасы кергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев