Татарстанда кабат 31 градуска кадәр эссе
Яңалыклар

Татарстанда кабат 31 градуска кадәр эссе

Синоптиклар 23 майга республикада аязучан-болытлы һава торышы вәгъдә итә.

Явым-төшемнәр көтелми. Җил көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан 5–10 м/с белән исәчәк, көндез урыны белән 14 м/с кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һаваның температурасы +7..+12˚ булса, республиканың көнбатыш районнарында урыны белән +17˚ кадәр җитәчәк. Көндез кабат эссе булачак: температура +26..+31˚ тәшкил итәчәк,  дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Н.Туганов фотосы

 

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев