Татарстанда ял көнендә көчле яңгырлар һәм боз явуы ихтимал
12 июльдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Көндез һәм кич кыска вакытлы яңгырлар явачак, кайбер районнарда алар көчле булырга мөмкин. Урыны белән яшен яшьнәве һәм боз явуы ихтимал.

Җил көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан исәчәк. Төнлә аның тизлеге секундына 5–10 метр, көндез һәм кич 7–12 метр тәшкил итәчәк. Кайбер урыннарда җилнең тизлеге кыска вакытка секундына 16–21 метрга кадәр көчәергә мөмкин.
Төнлә һава температурасы +13…+18 градус, көндез исә +23…+28 градус булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белгечләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев