Татарстанда грипп белән авыручылар саны арта
Яңалыклар

Татарстанда грипп белән авыручылар саны арта

Узган атнада 114 очрак теркәлгән.

Татарстанда грипп белән авыручылар саны арта. Узган атнада 114 очрак теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

"Вәзгыять үзгәрә-грипп өлеше атна саен арта. Үсеш 7-14 яшьлек укучылар арасында теркәлгән. Монда фильтрлар зур роль уйный. Уку елы башыннан сигез меңгә якын бала мәгариф оешмаларына йөрүдән читләштерелде", - дип сөйләде спикер.

Узган атнада республикада барлыгы 10 008 кеше грипп һәм ОРВИ белән авырды. Бу узган атнадан 11% ка югарырак һәм эпидемия бусагасыннан 34% ка түбәнрәк.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев