Татарстанда эсселек +36 градуска кадәр җитәчәк
26 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава сакланачак.

Синоптиклар фаразы буенча, республикада бүген явым-төшемнәр көтелми. Җил көньяк-көнчыгыштан исәчәк. Аның тизлеге секундына 5–10 метр тәшкил итәчәк, урыны белән кыска вакытка 14 метрга кадәр көчәергә мөмкин. .
Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +17...+22 градус булачак. Көндез исә эссе һава сакланып, термометр баганалары +31...+36 градуска кадәр күтәреләчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев