Татарстанда бүген җилле һәм бераз яңгырлы көн көтелә
“Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава, Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява”, дип язган Тукаебызның туган көнендә синоптиклар нинди һава торышы вәгъдә итә икән?
.png)
Бүген, 26 апрельдә, республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Кайбер урыннарда бераз яңгыр, төнлә һәм иртән аерым районнарда юеш кар булуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан 6–11 м/с белән исәчәк, кайбер урыннарда 15–17 м/с кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һаваның минималь температурасы -3..+2˚. Көндез температура +9..+14˚кадәр җитә дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге белгечләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев