Татарстанда бүген җылы һава торышы көтелә
Яңалыклар

Татарстанда бүген җылы һава торышы көтелә

Бүген, якшәмбе көнне Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Явым-төшемнәр көтелми. Җил бераз юнәлешен үзгәртәчәк. Башта көнбатыштан иссә, соңрак 6-11 м/с тизлек белән көньяк-көнбатыштан исәчәк. Төнлә һава температурасы -3..+2˚ кадәр төшә. Көндез исә температура күтәрелеп, +12..+17˚ кадәр җылы булачак, дип вәгъдә итә синоптиклар.


Нет комментариев