Татарстанда бүген яшенле яңгыр көтелә
Синоптиклар фаразы буенча, бүген, 13 июньдә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.
Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак. Аерым районнарда томан төшүе ихтимал. Көндез урыны белән яшенле яңгыр, кайбер урыннарда боз явуы мөмкин.
Җил төньяк-көнбатыштан, соңрак төньяк-көнчыгыштан, 5–10 м/с тизлек белән исәчәк, көндез урыны белән 15–17 м/с кадәр көчәергә мөмкин.
Төнлә температура +12..+17˚ булачак. Көндез һава +22..+27 градуска кадәр җылыначак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев