Республикада бүген дә җылы һәм коры һава торышы көтелә
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, бүген, сишәмбе көнне республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана.
Явым-төшемнәр көтелми. Җил төньяк-көнчыгыштан 5–10 м/с тизлек белән исә, көндез аерым районнарда ул 13 м/с кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы +9..+14° тирәсендә сакланачак, ә көнбатыш районнарда +18° ка кадәр җылы булачак. Көндез исә республика температура +28..+33 градуска кадәр күтәреләчәк.
Н.Туганов фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев