Татарстанда бүген +33 градуска кадәр эссе булачак
25 июльдә республикада аязучан болытлы һава торышы саклана.

Бүген Татарстанда урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак, дип хәбәр итә синоптиклар. Аерым төбәкләрдә көчле яңгырлар һәм яшен дә күзәтелергә мөмкин.
Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан 5–10 м/с тизлектә исәчәк, яшен вакытында кыска вакытка 15–20 м/ска кадәр көчәюе көтелә.
Төнлә һава температурасы +16…+21 градус, көндез исә +28…+33 градуска кадәр күтәреләчәк, диелә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев