Татарстанда бүген 31 градуска кадәр эссе һава торышы көтелә
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белгечләре мәгълүматларына караганда, 22 июльдә Татарстанда болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Көндез кайбер районнарда кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин. Җилнең юнәлеше үзгәрүчән булачак, тизлеге 4–9 м/с тәшкил итәчәк, аерым урыннарда кыска вакытка көчәйгәндә 12 м/с ка җитәргә мөмкин.
Төнлә һава температурасы +14..+19 градус җылы булачак. Көндезге сәгатьләрдә һава +26..+31 градуска кадәр күтәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев