Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда алимент буенча бурычлары булган 2,5 меңгә якын хатын-кыз исәпләнә

Алимент түләүдән качып йөргән ваемсыз аналарның 36 процентының гына рәсми кереме бар дип санала.

Татарстанда алиментлары буенча бурычлары булган хатын-кызларга карата 2487 башкарма производство исәптә. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узганбрифингтаРоссия Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Игорь Безуевский хәбәр итте.

Алимент түләүдән качып йөргән ваемсыз аналарның 36 процентының гына рәсми кереме бар дип санала. Кагыйдә буларак, алимент түләмәүчеләр – тәртипсез тормыш рәвеше алып баручылар һәм ана хокукыннан мәхрүм ителгәннәр. Балалары каршында әҗәтле хатын-кызлар, нигездә, 30-42 яшьтә.

Игорь Безуевский 30-42 яшьлек 11 мең бурычлы ир-ат исәпләнүен әйтте. Алимент түләттерү буенча башкарма эшләрнең күпчелеге шул категориягә карата. 42-54 яшьтәге бурычлыларга карата 3936 эш кузгатылган. 18-30 яшьтәге яшь әтиләргә карата 2414 эш ачылган. 54-66 яшьтәге ир-атларга карата 376 производство теркәлгән. 66 яшьтән узган бурычлы гражданнар нибары 13 кеше генә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев