Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда 9 Май ничек узачагы билгеле

Татарстанның премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Җиңү бәйрәме – 9 Май нинди форматта узачагын хәбәр итте. Бу хакта ул республиканың коронавирус таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб утырышында сөйләде.

 «Хәзерге вакытта 9 Майны парад яки халык җыены рәвешендә үткәрү күздә тотылмый. Без уздырырга тиешле беренче чара – район башлыгы һәм, бәлки, берничә волонтер катнашында районнарда һәйкәлләргә һәм мемориалларга чәчәкләр салу тантанасы. Халык саны мөмкин кадәр азрак булырга тиеш», – диде.
Ләйлә Фазлыева һәр район җитәкчелеге 9 Майга һәйкәл һәм монументларны тәртипкә китерергә кирәклеген искәртте.
Аның сүзләренчә, бәйрәм хөрмәтенә районнарда салютлар оештырылырга мөмкин. «Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Президентларының бәйрәм котлаулары белән туры трансляция оештырылачак. Ике сәгатьлек телевизион концерт иртән һәм кичен күрсәтеләчәк», – диде.
«Үлемсез полк» иҗтимагый акциясе онлайн форматта узарга мөмкин. «Үлемсез полк»ны онлайн-режимда Интернетта уздыру варианты бар. Бу хакта киләсе атнада игълан итәрмен», – диде Ләйлә Фазлыева.
Татар-информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев