Татарстанда +32˚ кадәр эсселек саклана
Бүген, якшәмбе көнне дә эссе һава торышы сакланачак, дип вәгъдә итә синоптиклар.
.png)
Димәк, 17 майда аязучан-болытлы һава торышы булачак. Явым-төшемнәр көтелми. Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан 4-9 м/с тизлек белән исәчәк, урыны белән 13 м/с кадәр дә көчәергә мөмкин. Хәзер инде җәйге төн җылылыгын да тулысынча тоеп була: температура +12..+17˚ тәшкил итәчәк, ә көндезге температура +27..+32˚ булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белгечләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев