Татарстанда 2 октябрьдә яңгыр, юеш кар һәм көчле җил көтелә
Яңалыклар

Татарстанда 2 октябрьдә яңгыр, юеш кар һәм көчле җил көтелә

2 октябрь, җомга көнне, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән бераз яңгыр һәм юеш кар явуы ихтимал.

Җил төньяк-көнбатыштан һәм төньяктан секундына 6–11 метр тизлектә исәчәк. Көндез кайбер районнарда җилнең тизлеге 15–18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Төнлә һава температурасы +3 градустан −2 градуска кадәр төшәчәк. Көндез термометр баганалары +3…+8 градус күрсәтәчәк.


Нет комментариев