Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда 11 ярминкә көнендә 1 млрд сумнан артык продукция сатылган

Барысы 11 авыл хуҗалыгы ярминкәсе барышында сәүдә мәйданчыкларына 6,7 мең тоннадан артык яшелчә, шул исәптән 3,8 мең тоннадан артык бәрәңге китерелгән.

Татарстанда 11 ярминкә көнендә 1 млрд сумнан артык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Шәһәр халкына арзан бәяләрдән продуктларның киң ассортименты тәкъдим ителгән: кош ите, йомырка, сыер ите, дуңгыз ите, бәрәңге, яшелчә, сөт һәм сөт продуктлары, шикәр, көнбагыш мае, он, кондитер әйберләре», – диелә хәбәрдә.

Барысы 11 авыл хуҗалыгы ярминкәсе барышында сәүдә мәйданчыкларына 6,7 мең тоннадан артык яшелчә, шул исәптән 3,8 мең тоннадан артык бәрәңге, шулай ук 219 тонна салынган сөт, 681,5 тонна шикәр, 1,4 млрд данә тавык йомыркасы, 793 тонна ит китерелгән.

Ярминкә мәйданчыклары һәр шимбәдә Казанда, Яр Чаллыда, Яшел Үзәндә, Түбән Камада һәм Кама Аланында эшли.

Ярминкәләр республика җитештерүчеләре җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясен сатуның иң кирәкле форматларының берсе. Алар авыл хуҗалыгын үстерүгә һәм төбәкнең азык-төлек иминлеген яхшыртуга ярдәм итә, бу «нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» милли проектының максатларына һәм бурычларына туры килә, дип ачыклык керттеләр министрлыкта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев