Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстан халкы хәзер «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша бушлай юридик ярдәм ала ала

Хәзер Татарстан гражданнары «Тормыш ситуацияләре» сервисы аша Дәүләт юридик бюросы белгечләренә тиз һәм уңайлы рәвештә мөрәҗәгать итә ала, дип хәбәр итә Татарстан Юстиция министрлыгы. Яңа цифрлы инструмент хокукый ярдәм алу процессын гадиләштерә һәм мошенникларга эләгү куркынычын киметә.

Шәхси кабинет аша кулланучы юристка кабул итүгә язылырга, шулай ук телефон аша яки онлайн-консультация форматын сайларга мөмкин.

Заманча сервисларны үстерү «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проекты кысаларында алып барыла.

Сервистан файдалану тәртибе:

  1. «Дәүләт хезмәтләре» порталында авторизация узыгыз һәм хисап язмасын раслагыз. «Тормыш ситуацияләре» каталогында «Бушлай юридик ярдәм алу» бүлеген сайлагыз.
  2. Гариза җибәрүченең төбәген, шәхси мәгълүматларын күрсәтегез. Әгәр мөрәҗәгатьне вәкил ясый икән, тиешле документны теркәргә һәм ташламалы категорияне билгеләргә кирәк.
  3.  Шәхси мәгълүматларны һәм теркәлү адресын тикшерегез. Яшәү урыны теркәлү адресы белән туры килми икән, актуаль адресны күрсәтегез. Кирәк булса, ташламалы категорияне раслаучы документларны беркетегез.
  4. Ситуацияне җентекләп аңлатыгыз һәм мөрәҗәгать белән бәйле материалларны теркәгез.
  5. Уңайлы консультация форматны сайлагыз — шәхси очрашу, телефон яки онлайн, һәм кабул итүгә язылыгыз.

Консультациягә килгәч, үзегез белән паспорт, бушлай юридик ярдәм алу хокукын раслый торган документ, шулай ук мөрәҗәгатькә кагылышлы материалларны алырга кирәк.

Чыганак: Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев