Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы янгыннар куркынычы зур булган районнарны атады

Быел Татарстан территориясендә урман фондына чиктәш территорияләрдә 1050дән артык термик нокта һәм 870 янгын очрагы теркәлгән.

Владимир Васильев

Узган ел белән чагыштырганда, янгын очраклары саны өч тапкырга диярлек арткан. Бу хакта Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Узган елның шул көнендә республикада 430дан артык термик нокта һәм 300дән артык янгын очрагы теркәлгән. Урманнар янында коры үлән һәм камыш яна, мондый хәлләр еш кына кешеләр гаебе белән була», - дип билгеләп үттеләр ведомствода.

Быел янгыннар Түбән Кама, Әлмәт, Тукай, Чистай һәм Мамадыш районнарында күп теркәлгән. Шулай ук 2023 елда Әлмәт районында 0,5 гектар мәйданда бер урман янгыны теркәлгән. Янгын каты көнкүреш калдыклары полигонында чыккан һәм урман фондына күчкән.

Министрлыкта искәртүләренчә, урманнарда кешеләр йөрүне чикләүләрне август уртасында гамәлдән чыгардылар. Әмма янгын куркынычы классының кимүенә карамастан, янгын куркынычы буенча системалы мониторинг алып барыла. Урман янгыннары көзге чорда да чыгарга мөмкин. Ихтыяҗ булган очракта урманнарга баруны тыю чаралары яңадан кертелергә мөмкин. Узган ел урманнарда янгын куркынычы сезоны 15 октябрьдә ябылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев