Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясе карары
27 март, 2016 ел № 6/1-6/23 Гражданнардан үзара салым җыюны кертү буенча җирле референдум нәтиҗәләре турында «Россия Федерациясе гражданнарының референдумда катнашуга хокуклары һәм сайлау хокукларының төп гарантияләре турында»гы Федераль Законның 70 маддәсе, Татарстан Республикасының «Җирле референдум турында»гы Законының 56 маддәсе, 2625-2667нче сайлау участокларының участок сайлау комиссияләре беркетмәләренең беренче нөсхәләре нигезендә,...
27 март, 2016 ел № 6/1-6/23
Гражданнардан үзара салым җыюны кертү буенча җирле референдум нәтиҗәләре турында
«Россия Федерациясе гражданнарының референдумда катнашуга хокуклары һәм сайлау хокукларының төп гарантияләре турында»гы Федераль Законның 70 маддәсе, Татарстан Республикасының «Җирле референдум турында»гы Законының 56 маддәсе, 2625-2667нче сайлау участокларының участок сайлау комиссияләре беркетмәләренең беренче нөсхәләре нигезендә, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясе карар итте:
1. 2016 елның 27 мартында Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй, Бәтке, Борды, Боерган, Биклән, Иштирәк, Калмаш, Кнәз, Күзкәй, Калмия, Комсомолец, Круглое Поле, Мусабай-Завод, Мәләкәс, Новотроицкое, Түбән Суыксу, Иске Абдул, Сәмәкәй, Иске Дөреш, Теләнче Тамак, Шилнәбаш, Яңа Бүләк авыл җирлекләрендә гражданнардан үзара салым җыюны кертү турындагы җирле референдум узды һәм аның нәтиҗәләрен дөрес дип танырга.
2. Тавыш бирүчеләр саны 50 проценттан артмау сәбәпле, 2016 елның 27 мартында гражданнардан үзара салым җыюны кертү турындагы җирле референдумны Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Кече Шилнә авыл җирлегендә үтмәде дип танырга.
3. Сайлау бюллетеньнәренә кертелгән мәсьәләләр буенча карарны кабул ителгән дип санарга.
4. Әлеге карарны «Якты юл» («Светлый путь») газетасында һәм Тукай муниципаль районының http://tukay.tatarstan.ru/rus/ рәсми сайтында бастырырга.
Территориаль сайлау комиссиясе рәисе В. В. ИГНАТЬЕВА.
Территориаль сайлау комиссиясе секретаре Р. Э. МУСИНА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев