Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстан Рәисе ярдәмчесе Тимур Сөләйманов Тукай районында булды

Шушы атна уртасында районыбызга Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте»нең республикадагы бүлеге җитәкчесе, Тукай районы кураторы Тимур Җәүдәт улы Сөләйманов килде.

Район башлыгы Камил Нәҗмиев, район мәгариф идарәсе башлыгы Эльмира Низамиева, Тимур Сөләйманов районыбыз авылларында үткәрелгән мөһим чараларда катнаштылар.

Эшлекле очрашу Борды гомумбелем бирү мәктәбеннән башланды. Мәктәп директоры Валерий Утяшов уку йорты, Борды авыл җирлеге башлыгы Роза Әбделманова шушы як тарихы, халкы турында кыскача сөйләп үттеләр, музей белән таныштырдылар, кунакларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр.

Кунаклар Борды авылы гомумбелем бирү мәктәбендә халкыбызның данлы һәм шанлы үткәнен чагылдыручы бай эчтәлекле музейда булдылар. Биредәге һәр экспонат тырыш педагоглар, үз тарихына битараф булмаган авыл халкы көче белән булдырылган.

Урта һәм югары сыйныф укучылары хезмәт кабинетында педагог белән берлектә МХО зонасындагы хәрбиләр өчен окоп шәмнәре ясыйлар иде. Район башлыгы Камил Нәҗмиев, Тимур Сөләйманов укучыларның ватанпарвәрлеге, солдатларга язган ихлас хатларының зур көчкә ия булуын ассызыкладылар.

Эшлекле очрашуда Борды авыл мәктәбенең киләчәге, алда торган бурычлар хакында сөйләшү булды.

Аннары делегация Шилнәбаш гомумбелем бирү мәктәбендә булып укучыларны «Орлята России» сафларына кабул итү тантанасында катнаштылар, укучылар аларга Тукай районының 50 еллыгына багышланган значок ясау буенча мастер-класс күрсәттеләр.

Тимур Сөләйманов укучылар, яшьләр белән очрашканда һәрвакыт: «Без – яшьләр белән бергә! Без алар белән тыгыз элемтәдә булырга, бер дулкында булырга тиеш!» –  дип еш кабатлый. Укучылар белән аралашу барышында Тимур Җәүдәтовичның балалар белән бер дулкында булуы ачык чагылды.

Тимур Җәүдәт улы Сөләйманов район башлыгы Камил Нәҗмиев белән берлектә Иске Абдул авыл җирлеге җыенында да катнашты.

 

ФОТО// Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев