Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан президенты: Олимпиаданы да үткәрә алабыз

Әгәр Россия җитәкчелеге мондый карар кабул итсә, планетаның иң төп спорт уеннарын да кабул итәргә әзербез.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстанда «Sputnik» «Россия сегодня» журналистына биргән интервьюсында Татарстанның зур дәрәҗәдәге ярышларны, шул исәптән Олимпиаданы да үткәрә алуын белдерде.

"Без Олимпия уеннарын үткәрә алабызмы? Әлбәттә! Россия Универсиада, Сочида Олимпиада үткәреп тә үзенең моңа сәләтле икәнен күрсәтте. Карагыз: Россия ничек итеп футбол буенча дөнья чемпионатын үткәрә! Дөньяда беркем дә Россия кебек эшли алмый", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев