Татарстан юлларындагы транспорт агымын 1,5 меңнән артык детектор күзәтә
Татарстанда «Тормыш өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында юл хәрәкәтен заманча технологияләр ярдәмендә көйләү эше киң колач алды. Бүген республика магистральләрендә транспорт агымын «күзәтүче» 1,5 меңнән артык интеллектуаль датчик тәүлек буе хезмәт итә.
2020 елдан башлап Казан һәм Чаллы агломерацияләрендә юл хәрәкәте белән идарә итү системасы этаплап автоматлаштырыла. «Бердәм транспорт платформасы» нигезендә урнаштырылган 500дән артык датчик һәм 88 фото-видео күзәтү комплексы юллардагы хәлне һәрвакыт игътибар үзәгендә тота. Хәзерге вакытта бу система меңнән артык стационар һәм мобиль җайланманы берләштерә, ә җыелган мәгълүматлар турыдан-туры Дәүләт автоинспекциясенә тапшырыла.
Соңгы елларда шулай ук авырлык һәм күләм үлчи торган ике контроль пункт, 15 метеостанция һәм мәгълүмат таблосы урнаштырылды, 100дән артык светофор яңартылды һәм 200дән күбрәк видеокамера куелды.
Нәтиҗә күз алдында: статистика күрсәткәнчә, соңгы елларда Казанда автомобильләр саны сизелерлек артты, юлларның йөкләнеше дә үсте. Шуңа карамастан, интеллектуаль системаларны кертү нәтиҗәсендә, төп магистральләр буенча бару вакыты уртача 16 процентка кыскарды. Бу — меңнәрчә машина йөртүче өчен юлда сарыф ителгән вакытны янга калдыру дигән сүз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев