Яңалыклар

Татарстан АССР оешуга 95 ел һәм Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелегенә 25 ел тулу билгеләп үтеләчәк

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан АССР оешуга 95 ел һәм Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелегенә 25 ел тулуны бәйрәм итү турында указ кабул итте. Тарихи әһәмияткә ия булган әлеге вакыйгалар уңаеннан республикада юбилей чаралары уздыру күздә тотыла. Указда аларны әзерләү һәм оештыру буенча комитет төзергә, ТР Министрлар Кабинетына комитетның эшен...

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан АССР оешуга 95 ел һәм Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелегенә 25 ел тулуны бәйрәм итү турында указ кабул итте. Тарихи әһәмияткә ия булган әлеге вакыйгалар уңаеннан республикада юбилей чаралары уздыру күздә тотыла. Указда аларны әзерләү һәм оештыру буенча комитет төзергә, ТР Министрлар Кабинетына комитетның эшен тәэмин итәргә, Дәүләт Советына, муниципаль берәмлекләр һәм шәһәр округлары башлыкларына чараларда булышлык күрсәтергә, республика һәм җирле массакүләм мәгълүмат чараларына бәйрәмне яктыртырга тәкъдим ителә.
фото http://sntat.ruсайтыннан алынды

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев