Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татар матбугаты зур югалту кичерә: Мөнир Әһлиуллин вафат

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Х. Ямашев исемендәге премия лауреаты Мөнир Әһлиуллин 85 яшендә вафат булды. Гомерен татар матбугатына багышлаган ветеран журналист белән хушлашу бүген Казанда узачак.

Бүген Татарстанның мәдәни дөньясы һәм журналистика җәмәгатьчелеге авыр югалту кичерә. 85 нче яшендә татар сүзенең остасы, танылган публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Мөнир Абдулла улы Әһлиуллин вафат булды.

Мөнир Әһлиуллин — һөнәри баскычның иң түбән ноктасыннан башлап, иң югары үрләрен яулаган сирәк шәхесләрнең берсе. Аның язмышы «Ватаным Татарстан» газетасы белән тыгыз бәйләнгән: 1973 елдан 1996 елга кадәр ул биредә корректордан баш мөхәррир дәрәҗәсенә кадәр юл үтте.

Татарстан китап нәшриятында, «Татарстан» журналында һәм «Шәһри Казан» газетасында җаваплы вазифалар башкарды.

1990–1995 елларда Татарстан халык депутаты булды.

Мөнир Әһлиуллин дәүләт төзелеше һәм милләтара мөнәсәбәтләр темасына язган үткен мәкаләләре белән танылды.

Хушлашу чарасы бүген, 21 февральдә, Казанның Мамадыш тракты, 40 йорт адресы буенча 11:00 сәгатьтә үткәрелә.

Фото һәм мәгълүмат Татар-Информ сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев