Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

«Татар кызы – таң йолдызы» бәйгесе Динарага уңыш китерде

16 апрельдә Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында «Татар кызы - таң йодызы» бәйгесенең финалы булып узды. Әлеге бәйгедә Тукай районыннан кала, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләреннән - барлыгы 11 кыз катнашты. Билгеле булганча, сайлап алу турында кызлар үзләре белән таныштырдылар. Ярымфиналда иҗади номерлар күрсәттеләр һәм әлеге турларны уңышлы узган гүзәлләр финалда...

Бу бәйгегә кызлар барлык тырышлыкларын биреп әзерләнделәр: сәхнә, кулинар ризыклар, кул эшләре осталыгын арттырдылар, барлык номерларын кат-кат кабатладылар. Купшы милли киемнәр кигән гүзәл кызлар тамашачы алдына чыктылар һәм алкышларга күмелделәр.

Бәйге барышында мәртәбәле жюрига һәрбер кыз үзенең иҗади номерларын күрсәтте - кемдер җырлады, икенчеләре татар телендә сәнгатьле итеп шигырь сөйләде, кемдер татар халык биюен башкарды. Аш-су бәйгесендә кызлар һәрберсе үзе пешергән милли ризыкларны тәкъдим итте.

Район данын яклап, әлеге бәйгедә Иштирәк авылы гүзәле - Динара Гарифуллина чыгыш ясады. Динара үзе VIII сыйныфта белем ала. «Бәйгегә номерлар әзерләү, костюмнар эзләү, репетицияләр, мастер-класслар - минем өчен барысы да мавыктыргыч булды. Финалда көч сынашасы кызларны көндәшләр дип әйтеп булмый, чөнки бу вакыт эчендә барыбыз да дуслаштык, һәрвакыт бер-беребезгә булышлык күрсәтергә тырыштык», - ди Динара. Әле тагын болай дип тә өсти: «Жюрига тәкъдим итәсе номерым ошармы, юкмы дип бик нык дулкынландым. Минем һәрбер хәрәкәтне 800дән артык кеше күзәтә бит! Менә нәтиҗәләрне игълан итәләр. Әлеге хисләрне сүз белән аңлатып бетереп булмый! Менә минем исемне дә әйттеләр. Икенче урын! Мин бик шатландым, әлбәттә. Беренче чиратта бу җиңүем белән әниемә һәм апама бурычлымын».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев