Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татар көрәшчеләре журналистларны көрәшне активрак яктыртырга чакыра

Казанда көрәш мәктәбе директоры Азат Нөрмөхәммәтов татар көрәшендә аналитика юклыгын әйтә. Татар көрәшчеләре журналистларны көрәш темасын активрак яктыртырга чакыра. Бүген бу фикерләр "Татар-информ"да көрәш спортына багышланган матбугат конференциясендә яңгырады. Россия көрәш федерациясе вәкилләре көрәшне бренд буларак үстерү һәм популярлаштыру буенча журналистларга таянырга тели. "Журналистлар булмаса, аңлап язмаса, халык күрмәс иде,...

Казанда көрәш мәктәбе директоры Азат Нөрмөхәммәтов татар көрәшендә аналитика юклыгын әйтә.

Татар көрәшчеләре журналистларны көрәш темасын активрак яктыртырга чакыра. Бүген бу фикерләр "Татар-информ"да көрәш спортына багышланган матбугат конференциясендә яңгырады.

Россия көрәш федерациясе вәкилләре көрәшне бренд буларак үстерү һәм популярлаштыру буенча журналистларга таянырга тели. "Журналистлар булмаса, аңлап язмаса, халык күрмәс иде, - дип журналистларга рәхмәтләрен җиткерә Фәрит Шәйхетдинов. - Элегрәк Илдус Илдарханов профессиональ рәвештә язып чыга торган иде. Көрәшчеләрне Татарстанга таныта иде. Хәзер дә көрәшебезне яктыртучылар бар. Әмма күп түгел, бу гына җитешми. 40-45 елда безнең никадәр батырларыбыз булды, алар мәйданнар тоттылар. Алар турында китаплар юк дәрәҗәсендә. Ә булса, йотлыгып укыр идем".

Дөнья чемпионы, Казанда көрәш мәктәбе директоры Азат Нөрмөхәммәтов татар көрәшендә аналитика юклыгын әйтә. Ул спорт буенча махсуслашмаган журналистларның да көрәшне яктыртуларын сорый. "Көрәш турында аның фанаты булган журналистлар яза. Әйтик, мәдәни темаларны язучы журналистлар да килсен иде ярышларга, - ди ул. - Бүтән күзлектән карарсыз, мәдәни ягына күз салырсыз".

Искәртеп үтәбез, бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында үткән "Көрәш спорты үсешенең яңа этабы" дип аталган матбугат конференциясендә Россия җыелма көрәш командасының баш тренеры Фәрит Шәйхетдинов, Россия Көрәш Федерациясенең вице-президенты Равил Ногманов, көрәш буенча Россия чемпионнары Азат Нурмөхәммәтов һәм Булат Мусин катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев