«Татар-информ» Сабантуйга багышланган фотобәйге игълан итте
Татарстанда Сабантуйлар сезоны башлану уңаеннан «Татар-информ» «Нәфис Сабантуй – 2026» фотоконкурсын игълан итте. Катнашучылар милли киемдәге гаилә фотоларын тәкъдим итеп, халкының һәм гаиләсенең гореф-гадәтләрен таныта алачак.
Татарстанда Сабантуйлар башлана. 6–7 июньдә бәйрәмнәр авылларда һәм район үзәкләрендә узачак. Яр Чаллы белән Әлмәттә Сабантуй 13 июньдә, ә Казанда 20 июньдә була.
Шул уңайдан «Татар-информ» «Нәфис Сабантуй – 2026» фотоконкурсын игълан итә.
Бәйгедә катнашу өчен 26 июньгә кадәр «ВКонтакте»да милли кием кигән гаилә фотосын #НарядныйСабантуй2026 хештегы белән урнаштырырга кирәк. Фотода гаилә әгъзалары – әти-әниләр, балалар, әби-бабайлар, абый-сеңелләр булырга мөмкин. Шулай ук гаиләнең фамилиясен һәм кайсы шәһәрдә яки районда яшәвен язарга кирәк.
Конкурска 2026 елгы Сабантуйларда төшерелгән фотолар гына кабул ителә. Бер гаиләдән бер генә фото кабул ителәчәк. Аерым кешеләрнең яки иҗат коллективларының фотолары катнашмый.
Бәйге вакытында катнашучының «ВКонтакте»дагы сәхифәсе ачык булырга тиеш. Милли киемнәр теләсә кайсы халыкныкы булырга мөмкин.
Конкурс ике этапта үтәчәк. Башта жюри иң яхшы 30 фотоны сайлап алачак. Алар 1 июльдә «Татар-информ» сайтында урнаштырылачак, һәм укучылар үзләренә ошаган эшләр өчен тавыш бирә алачак.
Җиңүчеләр 8 июльдә – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә билгеле булачак. Иң яхшы өч гаиләгә бүләкләр тапшырылачак.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев