Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ташкичү авылында үрнәк парларны хөрмәтләделәр

Бер түбә астында озак еллар парлап гомер итүче парлар өчен Ташкичү авылының мәдәният йортында «Гаилә – ул бердәмлек» дип аталган матур бәйрәм узды.

Аларны бәйрәмдә тәбрикләп кенә калмадылар, зирәклеккә, тапкырлыкка, осталыкка, булганлыкка  да сынадылар.  Бу чарада авылның өч пары – Әлфиназ һәм Айрат Гыймаевлар, Алсу һәм Илгиз Уразаевлар, Гөлшат һәм Мәүҗетдин Сираевлар «баш бутый» торган сорауларга җаваплар бирделәр, «Шалкан» әкиятен дә «сәхнәләштерделәр». Бәйгедә 32 ел бергә кулга-кул тотынып яшәүче сокланырлык матур гаилә Гөлшат һәм Мәүҗетдин Сираевлар җиңүче булды. 
Бәйрәм бик тә күңелле үтте, дип яза Ташкичү авылыннан Рәмзия Ямалова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев