Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районында югалган тагын бер балыкчының гәүдәсе табылды

Бүген көндезге сәгать 12дән соң югалган балыкчылар Николай Снигур һәм Евгений Рябовның көймәләре табылган урыннан 250-300 метр читтә, «Искра» бакчачылык ширкәте каршында, 39 яшьлек Игорь Снигурның гәүдәсе табылды. Суүсемнәргә, ятьмәләргә уралган гәүдәне водолазлар су астыннан 3 метр тирәнлектән алды, дип хәбәр итте «Якты юл» газетасына Кече суднолар буенча инспекциянең Яр...

Бүген көндезге сәгать 12дән соң югалган балыкчылар Николай Снигур һәм Евгений Рябовның көймәләре табылган урыннан 250-300 метр читтә, «Искра» бакчачылык ширкәте каршында, 39 яшьлек Игорь Снигурның гәүдәсе табылды. Суүсемнәргә, ятьмәләргә уралган гәүдәне водолазлар су астыннан 3 метр тирәнлектән алды, дип хәбәр итте «Якты юл» газетасына Кече суднолар буенча инспекциянең Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе Әбүзәр Нугуманов.

8 октябрьдә югалган 47 яшьлек Сергей Мараткановны һәм 22 октябрьдә югалган 39 яшьлек Евгений Рябовны эзләү дәвам итә. Бүген эзләүгә гадәттән тыш хәлләр хезмәтенең «Ми-8» вертолеты да җәлеп ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев