Шушы туфракта язсын яшәргә!
Кичә район җирлегендәге Иске Абдул гомумбелем бирү мәктәбендә агрокласс ачылды.
Кичә район җирлегендәге Иске Абдул гомумбелем бирү мәктәбендә агрокласс ачылды. Бу мөһим вакыйгада район Башкарма комитеты җитәкчесе Линар Маняпов, Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе Альберт Борһанов, район мәгариф идарәсе башлыгы Эльмира Низамиева, мәктәп директорлары, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре катнашты.
Иске Абдул гомумбелем бирү мәктәбендә белем һәм тәрбия алучы балалар килгән кунакларны матур итеп сәламләделәр. Укучыларның ана телендә эчтәлекле чыгышлары беркемне дә битараф калдырмады. Балалар барлык һөнәрләрнең дә дәрәҗәле булуын ассызыкладылар. Алар: «Шушы яктан, шушы туфрактан без. Шушы туфракта язсын яшәргә!» – дип чыгышларын тәмамладылар.
Аннары кунаклар, укучылар агрокласска юл алды. Заманча техника, инвентарь белән тиешле дәрәҗәдә комплектланган агрокласс бар яклап та үзенә җәлеп итә. Укучылар инновацион технологияләр, яңа инвентарьлар, тәҗрибә ясау өчен куелган техник чаралар хакында сөйләделәр.
Агрокласста белем алучы укучылар агрохимия һәм авыл хуҗалыгында алдынгы технологияләр кебек юнәлешләр белән танышачаклар. Дәресләр заман таләпләренә тулысынча җавап бирә торган җайланмалар, аграр технологияләр кулланып үткәреләчәк. Укучылар үсемлекчелек, терлекчелек, ветеринария, агробизнес һәм авыл хуҗалыгы икътисады буенча практик күнекмәләр алачак. Бу аларга сайлаган һөнәрләрен яхшырак аңларга һәм белгечлекләре буенча зур кыйммәткә ия булган компетенциягә ия булырга мөмкинлек бирәчәк.
«Сәйдәшев» исемендәге җитештерү предприятиесе директоры Марат Сафин үз җирлегендә туып-үскән балаларның һөнәри белем алып шушы туфракка, шушы җирлеккә берегеп калулары өчен тырышлык куя. Замана таләпләренә тулысы белән җавап бирә торган агрокласс булдыру өчен ул 6 млн. сум инвестицияләгән.
Линар Маняпов чыгышында: «Агрокласс – таң калырлык! Укучыларның, мәктәп коллективының шатлыгын уртаклашабыз. Авылларны саклау, авыл хуҗалыгы тармагын үстерү буенча армый-талмый хезмәт куючы инвестор Марат Тәлгатовичка, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына, укытучылар һәм укучыларга район Башкарма комитеты исеменнән рәхмәт белдерәм», – диде һәм бу юнәлештә эш алга барсын дигән нияттән мәктәп директорына компьютер техникасы сатып алу өчен сертификат тапшырды.
Альберт Борһанов район җирлегендә шушы юнәлештә эшләүче дүрт агрокласс булуын ассызыклады һәм: «Республикабызда менә шундый егерме агрокласс ачу күздә тотыла. Агрокласска инвестиция салган җитәкчегә рәхмәт. Укучыларда туган җиргә, авыл хуҗалыгы тармагына карата мәхәббәт тәрбияләү һәм киләчәктә тормышларын шушы җирлек белән бәйләү буенча зур эш башкаручыларга уңышлар телим», – диде.
«Сәйдәшев» исемендәге җитештерү предприятиесенең төп байлыгы – үз эшен намус белән башкаручы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре. Җитештерү предприятиесе директоры урынбасары Тимур Марат улы Сафин: «Без бу юнәлештә берничә ел эшлибез. Казан аграр университетын тәмамлап туган авылыбызга кайтып эшләүче белгечләр байтак. Бүгенгесе көндә Иске Абдул мәктәбен тәмамлаган ике укучы Казан аграр университетында, берничә укучы Сарман, Бөгелмә авыл хуҗалыгы колледжларында белем алалар. Алар туган авылыбызга кайтып игелекле хезмәтләре белән сөендерерләр дип өметләнәбез», – диде. Аның сүзләрен мәктәп директоры Айнур Габидуллин һәм агрокласс җитәкчесе, биология укытучысы Фирүзә Фәрваева хупладылар һәм проектның инвесторы – Сәйдәшев исемендәге җитештерү предприятиесе директорына, бу мөһим эшне башкаруда өлеш керткән барлык кешеләргә рәхмәтләрен җиткерделәр.
Авылның киләчәге – яшь буында. Аларның һөнәри белем алуларына, тәрбияле бала булып үсүләренә, туган җиребезне һәм үз халкын яратуга тотылган чыгымнар киләчәктә игелекле хезмәт, илебезнең азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итүдә төп көч булып кайтачак!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев