Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Супер яшелчә-2022»

«Якты юл» (Светлый путь) газетасы редакциясе «Супер яшелчә-2022» исемле бәйге игълан итә. Әгәр дә сез быел искитмәле зурлыкта берәр төрле яшелчә үстергәнсез икән,( ул кабак, чөгендер, кишер, кәбестә, бәрәңге яисә башка төрле яшелчә яки җиләк-җимеш булырга мөмкин) шуның фотога төшереп безгә җибәрүегезне сорыйбыз. Фотосүрәт белән бергә үзегезнең кайдан булуыгыз, исем фамилиягезне, яшелчәнең ничә килограмм икәнен, диаметрын, кайда, кайсы авыл бакчасында үсүен дә язсагыз иде. Контактка керү өчен телефоннарыгызны да язарга онытмагыз. Үскән урынын телефоннан видеога төшерсәгез тагы да әйбәт.

Иң яхшы сыйфатлы гигант яшелчәләрнең фотолары газета битләрендә, сайтта һәм социаль челтәрләрдә  урын алачак. Бәйгегә нәтиҗә 2022 елның 14 октябрьендә ясалачак.
Фотоларны һәм змаларны yakti.ul@gmail.com электрон адресына җибәрергә кирәк. Җиңүчеләрне шәп бүләкләр көтә! Өч урынга призлар, шулай ук кызыксындыру бүләкләре билгеләнде. 1нче урынга –2023 елның беренче ярты еллыгына “Якты юл” газетасына бушлай яздыру һәм ашламалар җыелмасы, 2нче урынга – тырма, көрәк, секатор, 3нче урынга – чәчәк орлыклары, матур гөл чүлмәкләре.
Язмалар ике телдә, рус һәм татар телләрендә кабул ителә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев