Сугыш корбаннарын искә алып шәмнәр яндырдылар, һәйкәлләргә чәчәк салдылар
Кнәз авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышы башлану - Хәтер һәм кайгы көненә багышланган «Хәтер шәме» дип исемләнгән митинг уздырылды. Биредә район эчке эшләр бүлегенең элеккеге җитәкчесе, отставкадагы полковник Роберт Мулләхмәтов, Кнәз авыл жирлеге ветераннар советы, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, солдатларның тол хатыннары, шулай ук Кнәз авыл җирлеге халкы катнашты....
Кнәз авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышы башлану - Хәтер һәм кайгы көненә багышланган «Хәтер шәме» дип исемләнгән митинг уздырылды. Биредә район эчке эшләр бүлегенең элеккеге җитәкчесе, отставкадагы полковник Роберт Мулләхмәтов, Кнәз авыл жирлеге ветераннар советы, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, солдатларның тол хатыннары, шулай ук Кнәз авыл җирлеге халкы катнашты. Чыгыш ясаучылар арасында авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова, район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Галимҗан Зарипов, район эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы рәисе Резидә Халикова, крестьян-фермер хужалыгы житәкчесе Таһир Харматуллин бар иде. Митингта «Сугыш кабатланмасын бүтән!» сүзләре белән күккә ак шарлар очырдылар. Соңыннан фашист Германиясенә каршы торган канлы сугышта һәлак булган райондашларны искә алып, бер минут тынлык игълан ителде һәм хәтер шәме кабызылды. Сергей атакай вафат булганнар рухына дога кылды. Чараны алып баручылар Юлия Зорина һәм Наил Исхаков митингны тәмамлап, һәр кешенең йөрәгендә Җиңү яулаган буынга рәхмәтле булуларын әйттеләр. Митингтан соң һәрбер теләгән кеше солдат боткасыннан авыз итә алды. Шулай ук мәдәният йорты хезмәткәрләре Галимҗан Зарипов белән бергәлектә безгә тыныч тормыш бүләк итүче җирлегебезнең мөхтәрәм кешеләре - Бөек Ватан сугышы ветераны Василий Теплов һәм урын өстендә ятучы тыл ветераны Анна Григорьева янына барып, аларның хәлләрен белешеп, күчтәнәчләр тапшырдылар, дип хәбәр итә Кнәз авылының мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев