Су буенда сак булыгыз
Кояш кыздырган саен сулыкларда ял итүчеләрнең саны арта. Кызганычка каршы, җәйге чорда елга, күлләрдә бату очраклары күп теркәлә. 22 июнь көнне республикада тагын бер фаҗигале хәл теркәлде - Мамадыш районының Зур Шия авылында яшәүче малай буада батып үлде. Кечкенә малай авыл янындагы буада су коенып чыгарга уйлый. Ярдан ике метр...
Кояш кыздырган саен сулыкларда ял итүчеләрнең саны арта. Кызганычка каршы, җәйге чорда елга, күлләрдә бату очраклары күп теркәлә.
22 июнь көнне республикада тагын бер фаҗигале хәл теркәлде - Мамадыш районының Зур Шия авылында яшәүче малай буада батып үлде. Кечкенә малай авыл янындагы буада су коенып чыгарга уйлый. Ярдан ике метр эчкәрәк керү белән малай бата башлый. Ярты чакрымлап читтә печән чабучы ир-ат ярдәм итәргә тырышса да, өлгерә алмый кала - малайның үле гәүдәсен генә тартып чыгара. Коену сезоны башланганнан соң бу республикада балалар үлеме белән бәйле дүртенче очрак. Моңа кадәр Питрәч, Арча, һәм Яңа Чишмә районнарында 4 бала суга батып үлгән иде.
18 июнь көнне Карелия Республикасының Семяозеро елгасында коточкыч фаҗига булды. Көймәләрдә елгага чыккан бер төркем туристик группа штормга эләгә, шунлыктан көймәләрдә булган балалар да, алар белән бергә булган инструктор да бата башлыйлар. Алар, кызганычка каршы, исән калмый. Бүгенге көндә, рәсми мәгълүматларга караганда, 13 бала батып үлде, инструктор да вафат. Тикшеренүләр дәвам итә.
Йөзү-чуму күңелле, әлбәттә. Әмма куркынычсызлык кагыйдәләрен дә истә тотарга кирәк. Таныш булмаган урыннарда, коенуны тыя торган билге куелган җирләрдә суга керергә ярамый. Аеруча балаларны игътибар үзәгендә тотарга кирәк. Аларның өлкәннәрдән башка елга-күлләр янына баруына, су коенуларына һич кенә дә юл куймагыз, дип кисәтә гадәттән тыш хәлләр хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев