Стажсыз пенсия: кемгә һәм күпме түләячәкләр?
Кеше гомерендә бер көн дә эшләмәгән булса да, ул дәүләт ярдәменнән тыш калмаячак. Дәүләт Думасында Россиянең һәр гражданына гарантияләнгән социаль пенсия алу тәртибен аңлаттылар.
Россия — социаль дәүләт, шуңа күрә картлык буенча түләүләргә хәтта беркайда да рәсми эшләмәгән кешеләрнең дә хокукы бар. Дәүләт Думасының Хезмәт һәм социаль политика комитеты башлыгы Ярослав Нилов «ТАСС» агентлыгына биргән интервьюсында билгеләп үткәнчә, тормыш хәлләре нинди генә булмасын, пенсия яшенә җиткәч, һәркемгә билгеләнгән минимум гарантияләнә.
Төп аерма шунда: социаль пенсия иминият (страховая) пенсиясенә караганда биш елга соңрак билгеләнә. 2026 елда социаль пенсиягә чыгу яше хатын-кызлар өчен — 64, ир-атлар өчен 69 яшь булачак. Чагыштыру өчен: 15 еллык стажы һәм 30 баллы булганнар ялга тиешле рәвештә 59 һәм 64 яшьтә чыга.
Пенсионерларны икенче айда ук яхшы хәбәр көтә. 1 апрельдән социаль пенсияләр 6,8%ка индексләнәчәк. Бу арттырудан соң илдә мондый түләүнең уртача күләме якынча 16,5 мең сум тәшкил итәчәк.
Депутат шулай ук басым ясап әйтте: әгәр исәпләнгән пенсия күләме төбәктәге яшәү минимумыннан түбәнрәк булса, дәүләт автомат рәвештә өстәмә түләү билгеләячәк. Шулай итеп, пенсионерның кереме теләсә нинди очракта да закон нигезендә билгеләнгән дәрәҗәгә җиткереләчәк (1 гыйнвардан Россия буенча бу чик уртача 16,3 мең сум, ә Мәскәүдә — якынча 19 мең сум).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев