Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сөт савымын арттыру бурычы куелды

 Хакимияттә үтккән дүшәмбе киңәшмәсендә районның авыл хуҗалгы идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов атналык эшләр турында сөйләде. 

– Якынлашып килүче Яңа ел бәрәме алдыннан авыл хуҗалыгы тармагында иң мөһиме – терлекчелек продукциясен җитештерү һәм терлекнең уңышлы кышлавын тәэмин итү бурычлары тора. Бүгенге көндә сөтнең тулаем савымы тәүлегенә 88,5 тонна тәшкил итә. Бер сыерга уртача 16,8 килограмм сөт туры килә. Үткән ел белән чагыштырганда савым 110,2 процент, – дип хәбәр итте Рәшит Хәбетдинов.
 Ул шулай ук терлек азыгына да тукталып китте. Бүгенгесе көндә үткән елгы азык запасларын исәпкә алганда, шартлы мал башына 23,7 центнер азык берәмлеге туры килә. Кышлауны чыгып бетерү өчен мал азыгы җитмәгән хуҗалыклар исә күрше хуҗалыклардан һәм республикалардан азык сатып алу буенча килешүләр төзегәннәр. Бу “Р - Агро” җәмгыяте, “Вардерасян” шәхси хуҗалыгы, “Миңнехузин”, “Вилданов” крестьян-фермер хуҗалыклары. 
Район башлыгы Фаил Камаев исә әлеге саннардан кәнагәть калмады. 
– Киләсе елга тулаем сөт савымын тәүлегенә 100 тоннага җиткерергә кирәк. Әнә, Әтнә районында тәүлегенә 300 тонна сөт савып алалар. Югыйсә, аларда җирнең уңдырышлылыгы безнекенә караганда начаррак бит, ә шулай да малны сөт бирерлек итеп ашата, тәрбияли беләләр. Без дә Әтнәлеләрдән ким түгел, эшләргә, тырышырга гына кирәк, – диде ул. 
 Моннан кала район башлыгы мал азыгын янәдән сатып алмаслык итеп әзерләргә, яңа техниканы, ашламаларны яхшы бәядән сатып алуны алдан кайгыртырга кирәклеген тагын бер искәртеп үтте.    
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев